28 июнь көнне Бауман урамы буйлап җәяүле экскурсия үткәрелде. Экскурсиядә катнашучылар әлеге урамда урнашкан биналар белән якыннан танышып, аларның барлыкка килү тарихы белән бик тә кызыксындылар.
Бауман урамы – Казан үзәгендә урнашкан җәяүле урам. Төрле елларда ул Ногай улы, Проломная, Зур Проломная, дип йөртелә. Элек Бауман урамында трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар да йөргән. Бүген җәүлеләр генә йөри торган урамның баш-башында Тукай скверы һәм «Кремль» метро станцияләре урнашкан.
Экскурсавод Бауман урамындагы Богоявление соборы, Иоанн-Предтечя монастыре, В.И. Качалов исемендәге зур рус академия драма театры, ТР Милли банкы, Матбугат йорты турында тәфсилләп сөйләде. Ә экскурсия тыңлаучылар исә, тарихи биналарны, һәйкәлләрне фотога төшерегә ашыктылар.