26 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеенда икенче тапкыр “Библиотөн” дип аталган акция узды. Музейга килүчеләр “Китап ярминкәсе” белән таныштылар. Үзләренә ошаган китапны сатып та алырга мөмкиннәр иде. “Балаларга китап” дип исемләнгән Смартмоб та үз эшен дәвам итте. Көн дәвамында музейга балалар китабын алып килүчеләр өзелеп тормады. “Кунак ашы – кара каршы” дигәндәй, китап алып килүчеләр дә буш кул белән китмәделәр. Аларга музейга керү өчен бушлай билет тапшырылды. “Музей поэмасы”н язу да күпләрнең күңеленә хуш килде. “Балалар мәйданчыгында” исә, сабыйлар остаханәләрдә үз осталыкларын сыный алдылар. Басма матбугатта нәшер ителүче алдынгы журналлар белән дә таныша алдылар музей кунаклары. “Казан”, “Сөембикә”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Түгәрәк уен”, “Мәгариф” журналларын теләгән һәр кеше үзендә булдыра алды. Каллиграфия буенча мастер-класслард
Оставить ответ