Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй татарларның гына түгел, илебездә яшәүче башка халыкларның да яраткан бәйрәменә әйләнде. Элек-электән Сабантуй язгы кыр эшләре башланыр алдыннан – апрель ахырында, ә бүгенге көндә кыр эшләре тәмамлангач июнь аенда үткәрәләр.
Татарстан Республикасы Милли музеенда быел да мәктәп балалары өчен Сабантуй ярышлары башланып китте. Бер ай дәвамында укучылар үзләренең көчләрен сынап, биеп-көлеп, күңел ачачаклар. Кемдер кашыкка йомырка салып йөгерә, кемдер чүлмәк вата. Кайберәүләр аркан тартыша, икенчеләре “атка” утырып чабыша. Гомумән, Сабантуй бәйрәме елдан-ел популярлаша гына бара. Бүгенге көндә музей хезмәткәрләре Сабантуйны музейда гына түгел, ә мәктәпләрдә, лагерьларда ял итүчеләр арасында да оештыралар.