2014 елның 22 апрелендә Тукай айлыгы һәм “Татарстан Музейлары язы – 2014” акциясе кысаларында ТР Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее музей маршруты тәгъдим иттеләр. Беренче тапкыр маршрут белән журналистларны таныштырырга булдык. Татарстандагы Тукай белән бәйле булган урыннарга автобуста экскурсия маршруты  иртән  иртүк Казаннан кузгалып китте. 

Шагыйрь бишеге
Шагыйрь бишеге

Сәяхәт барышында журналистлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Арча районы Кушлавыч авылындагы Тукаевлар гаиләсенең музей-йортында булдылар. Кушлавыч – татар шагыйре Г.Тукайның туган авылы. Музей 1996 елда торгызылган Мөхәммәтгариф мулла утарында урнашкан. Алты почмаклы йортта урнашкан экспозициядә шагыйрьнең әти-әнисе йорты белән танышырга мөмкин. Монда төп тема – кечкенә Габдулланың балачак дөньясы. Шулай ук, Арча районы авылларыннан тупланган XIX-XX гасырларга караган көнкүреш әйберләре, авыл тарихын яктырткан, Тукайның әти-әнисе һәм башка туганнары турында архив документлар, фотосурәтләр бар. Журтналистларда бигрәк тә, мемориаль әйберләр, риваять буенча кайчандыр шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдәнеке булган өч тәлинкә кызыксыну уятты. Хәзерге көндә Кушлавыч авылында Тукай чорыннан калган бер генә бина да сакланмаган. Ләкин монда әтисенең кабере һәм шагыйрьнең балачагын искә төшерүче мохит, тирәлек бар. Булачак шагыйрьнең илһам чишмәсе, туган телгә мәхәббәт хисе, әйләнә-тирәне аңларга омтылышы нәкъ менә Казан артында формалаша.

Шагыйрь бишеге
Шагыйрь бишеге

Алга таба экскурсия Яңа Кырлай авылында дәвам итте. Монда журналистлар Г. Тукай музее һәм Сәгъди йорты белән таныштылар. Кырлай шагыйрь тормышында аерым бер урын алып тора. Биредә ул дөньяны аңлый башлый. “Бу урыннан игътибарән” тәрҗемәи халемне үземнән хикәя итүне хаклы табам… Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”, — дип яза ул. Кырлай музее экспозициясе шагыйрьнең бөтен тормыш юлын гәүдәләндерә: экспонатлар арасында Тукайның үзе исән чакта басылган китапларын, туганнары һәм дусларының шәхси әйберләрен, Казанның “Болгар” кунакхәнәсендәге җиһазларны күрергә мөмкин.

Шагыйрь бишеге
Шагыйрь бишеге

Шагыйрь белән бәйле һәр урын, аның истәлеген саклаучы һәр музей халыкны аңа таба тагын да якынайта. Шуңа күрә, әлеге маршрут журналистларда гына түгел, ә казанлыларга һәм башкалабыз кунакларының да күңеленә хуш килер дип өметләнәбез. Ул урыннарда булган вакытта, шагыйрьне чолгап алган табигать дөньясын, кайчандыр аныкы булган әйберләрне күреп, хыялыбыз белән үткәннәргә сәяхәт кылабыз, бөек шагыйрьнең тормышын якынрак белергә, дөньяга аның күзләре белән карарга омтылабыз…

 

 

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ