Сабантуе  — татар халкының гына түгел, хәзер инде җир шарындагы барлык илләрдә дә яратып үткәрелә торган күңелле бәйрәм. Аны язгы чәчүләр тәмамалангач үткәрә торган булганнар. Башта халыктан балалар азык-төлек җыеп, аннан ботка пешереп тирә-юньдәгеләрне сыйлаганнар. Йорт хуҗалары  бәйрәм алдыннан йорт тирәсен тәртипкә китергәннәр. Ир-егетләр  үзара ат чабышлары уздырганнар. Ә инде бәйрәмнең икенче өлеше мәйданда дәвам  иткән. Монда милли уеннар уйнап, көлеп-биеп, җырлап күңел ачканнар. Милли бәйрәмебез авылларда гына түгел, музейларда да зурлап үткәрелә. Һәр ел саен Милли музей мәктәп лагерьларында ял итүчеләр өчен Сабантуй тамашасын үткәрә. Әле күптән түгел генә Казан шәһәренең 37  белем бирү мәктәбендә кунак булып кайттык. Укучылар алып баручыларны  бик җылы каршы алдылар. Күңелле генә ярышларда катнаштылар: чүлмәк  вату, капчыкта сикерү, аркан тартышу,кашык белән күкәй тотып йөгерү уеннары  дисеңме…. Барысы да балаларга зур кызыксыну уята. Шул арада татар бию көенә биеп тә алалар. Монда нәкъ чып-чын Сабантуй гөрләде. Бәйгеләрдә катнашучыларга музейдан истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Июнь ае дәвамында барган бу бәйрәмдә Казанның 21 мәктәбеннән  укучы балалар катнаша алдылар.

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ