Татарстанның борынгы тарихы ул – уңдырышлы җирләрне, Идел, Чулман һәм Нократ елгалары буйларын үзләштереп, авыллар төзегән, аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнгән, гасырлар дәвамында һөнәрчелек үсешен алга җибәргән халыклар тарихы.

Республика территориясендә таш, бронза һәм тимер дәверләренә караган биш меңгә якын археологик истәлекле урыннар табылган. Татарстанның борынгы тарихына багышланган экспозициядә таш гасырдан алып безнең эраның беренче меңъеллык ахырына хәтле 40 мең елдан артык дәверне чагылдырган тарихи hәйкәлләр тэкъдим ителә. Элеге тарихи hәйкәлләр Имәнкискә, Пьянобор, Ананьино археологик культуралары барлыкка килүгә этәргеч ясаган.Древняя история Татарстана

Татарстанның борынгы тарихына багышланган экспозиция тематик принцип буенча төзелгән. Кешелекүсешенең гомуми тенденцияләрен палеолит чорыннан алып тимер гасырның башлангыч чорына кадәрге көндәлек тормышлары аша күрсәтү – экспозициянең үзенчәлеге булып тора.

Экспозиция 240 меңнэн артык экспонат тәшкил иткән бай археологик тупланма нигезендә оештырылган. Музей коллекцияләре материалларына һәм археологик тикшеренүләргә нигезләнеп төрле археологик культура һәм дәверләргә караган торак урыннарының реконструкциясе эшләнде, анда Имәнкискә культурасына караган hөнәрче торагы, Ананьино, Азелино, Имәнкискә h.б. культурал арга караган хатын-кыз hәм ир-ат өс киемнәре бар.

Экспозиция Идел – Кама төбәгенең борынгы чоры – неолит чорыннан тимер чорына кадәр вакытны эченә алган бүлек белән башланып китә. “Кеше һәм табДревняя история Татарстанаигать” бүлегендә кешенең табигать белән үзара бәйләнеше тасвирлана. Татарстан җирлегенә беренче кешеләр палеолит һ әм мезолит дәверендә килеп урнаша. Табигать шартлары хәзергедән нык аерылса да, кешегә тормыш итү өчен яраклы булган. Алар елга буйларында төпләнеп яшәгән, аучылык һәм балыкчылык белән шөгелләнгәнДревняя история татарстана.

Климатның үзгәрүе һәм үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге, иң борынгы кешеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачкан. Алар кыяклы үсемлекләр игә һәм кыргый хайваннарны кулга ияләштерә башлаган. Тора-бара кабиләләр өчен төп яшәү чыганагы булган игенчелек, терлекчелек үсеш ала.

Хуҗалык итүнең яңадан-яңа ысуллары, борынгы кешеләр тормышына hәрьяклап узгәреш кертә. Ауч ыларның вакытлы тораклары урынына игенчеләр һәм hөнәрчеләрнең даими яшәү урыны барлыкка килә. Неолит дәверендә кешеләр кабилә төркемнәре булып яши башлыйлар. Аларның торДревняя история татарстанамыш итү рәвеше Идел – Чулман һәм Балахино археологик культурасында чагыла.

Бронза чорында җирне китмән белән эшкәртү һәм терлекчелек алга китә. Тимер эш кораллары ясаудагы үзгәрешләр җир эшкәртү, hөнәрчелек, йортлар төзүдә килеп чыккан авырлыкларны аз гына булса да жиңеләйткән. Төбәкнең Идел һәм Чулман буенда урнашуы, сәүдә үсешенә зур йогынты ясый.

Тимер гасырының башлангыч чоры б. э. к. IX – IV гасырлардагы ананьино культурасы материаллары белән күрсәтелгән. Алар: Ананьино каберлегеннән табылган кораллар, «ерткыч стиле» ндә эшләнгән.

Бик борынгы заманннардан ук кешеләрДревняя история татарстана табигать һәм аның бәла-казаларыннан саклану өчен төрле кораллар уйлап тапкан. Яңа материаллар ясау процессы һәм анны үзләштерү кешелек жәмгыятенең эволюцион үсешен тәэмин иткән. Азык табу өчен кулланылган гади жайланмалардан, кешеләр тагын да катлаулырак эш кораллары ясарга өйрәнгән.

Таш – күп меңьеллыклар дәвамында эш кораллары ясауда кулланылган беренче материал. Идел һәм Чулман елгалары буенда табылган таштан ясалган кораллар палеолит чоры ахырына карый.

Мезолит һәм неолит чорларына яңа технологик ысуллар – ретушлау, игәүләү, бораулау, кисү ярдәмендә таш коралларны эшкәртү шактый камилләшә.Древняя история татарстана Ташның йөзләрен шомартып ялтырата башлыйлар. Таштан, хайван сөяге һәм мөгезеннэн ясалган коралларның төрләре артканнан-арта бара. Неолит чорында керамика барлыкка килә, балчыктан савытсабалар ясый башлыйлар.

Безнен эрага кадэр III – II меңьеллыкта Идел – Чулман халыклары бронза чорына аяк баса. Хезмәт кораллары таштан гына тугел, ә бакыр һәм бронзадан да ясала башлый. Җирле кабиләләр терлекчелек, игенчелек белән беррәттән аучылык, балыкчылык белән дә шөгелләнгәннәр.

Кешелек тарихы башланганнан бирле, кеше тискәре табигать күренешләреннән, кыргый җәнлеДревняя история Татарстана 2кләрдән һәм дошманнардан үзен сакларга тырышкан. Борынгы кешеләр табигый ышыклану урыннарыннан, тау куышларыннан файдаланган – кул астындагы материаллардан вакытлы торак ясаган. Ашарга ризык табу ниятеннән, еш кына яшәү урыннарын алыштырып торган.

Мезолит чорында борынгы кешеләр Идел һәм Чолман елгалары буена күченеп утыра. Әкренләп җир эшкәртү серләренә төшенә башлыйлар. Неолит чорында утрак тормышта яшәүчеләр хәзерге Татарстан жирләренең күп өлешен биләп торган. Алар землянкаларда, җир өстенә салынган торакларда яшәгән.