Музейда – Төп нөсхә көнеГабдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең туган көненә багышланган традицион Апрель айлыгы дәвам итә. 15 апрель көнне музейда Хәтер көне үткәрелде.
Шулай ук музейнда ТР Милли музееның Гыйльми совет утырышы булып узды. Анда музейның яңа экспозициясен төзү турында фикер алыштылар. «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» дип исемләнгән Төп нөсхә көне көндезге сәгать икедә башланды. Шагыйрьнең ТР Милли музее фондларында саклана торган шәхси әйберләре, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмалары, РТ Милли китапханәсендәге шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән китаплары тәкъдим ителде.
Музейда – Төп нөсхә көнеГ.Тукай әдәби музеенда шагыйрь һәм аның даирәсе белән бәйле бик кадерле ядкәрләр саклануын тамашачыларыбыз яхшы белә. Шагыйрьнең шәхси әйберләре, аның дуслары Фатыйх Әмирхан, Сәгыйт Сүнчәләй, Сәгыйт Рәмиевкә, Гәзизә апасына һәм туганнарына язган хатлары, әдип һәм дусларының фоторәсемнәре зур кызыксыну уята.
Музейда – Төп нөсхә көнеТөп нөсхә көнендә Г.Тукайның безнең көннәргә кадәр сакланып калган шәхси әйберләрен күрергә мөмкин иде. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге.
ТРның Милли архивы Г.Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтә: Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрикә кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г. Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы.
ТРның Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән чакта дөнья күргән китапларын тәкъдим иттеләр.
Төп нөсхә көнендә күренекле галимнәр, шагыйрь һәм язучылар, Милли архив һәм Милли китапханә хезмәткәрләре, студентлар һәм Казан мәктәпләре укучылары катнашты.

Редакция — нәшрият бүлеге матбугат үзәге:292-32-18
Габдулла Тукай әдәби музее: 293-17-50, 293-17-66

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ