7 — гыйнвар – “Раштуа уеннары”

Раштуа – иң яратып көтеп алган кышкы бәйрәмнәрнең берсе. Һәр елны бу көнне, музей ишек алдында сезнең өчен гадәти раштуа уеннары оештырыла. Сезне чанада шуу, төрле мастер-класслар һәм чыршы янында әйлән-бәйлән уены көтә. Ныгытма-крепостьне  алу – бәйрәмнең кульманицион мизгеле

Гаиләгез белән килегез!

13 – гыйнвар – “Музейда Иске Яңа ел”

Музей кунакларын Яна ел бәйрәмен бергә үткәрергә чакырабыз. Бу юлы безнең өчен  гадәти  булган бәйрәм – Иске Яна елны бергә каршылыйк! 13 нән 14 нче гыйнвар төнендә сезнең өчен экспозиция залларында махсус бәйрәм программасы әзерләнә.

Музей кунакларын төрле бүләкләр, уеннар һәм үзенчәлекле итеп Яңа ел бәйрәмен каршылау тантанасы көтә.

25 – гыйнвар – Музейда “Студентлар көне”

Студентларны әлеге  бәйрәмне  каршыларга музей залларына көтеп калабыз. Бик күңелле булачак!Сез үзегезнең Студент исемен йөртүегезгә горурланып, төрле квест-уеннарда катнашып, туган якның тарихы һәм мәдәнияте буенча гыйлемнәрегезне  тикшереп карый алачаксыз.

Җиңүчеләрне музейдан кызыклы бүләкләр көтә.

14 февраль – “Гашыйклар көне”

Кайда үзенчәлекле һәм файдалы итеп Гашыйклар көнен уздырырга? Барыгызны да Милли музей үзенә көтеп кала! Бу көнне барлык кунакларны кызыклы, мавыктыргыч  уеннар, очрашулар көтә. Ә теләгән кунаклар өчен “көлкеле ЗАГС” эшлиячәк. Яшь парлар юри генә язылышып, үзләренең мәхәббәтләрен терки алалар.Барлык язылышкан парларга  Милли музейдан истәлекле таныклык биреләчәк.

15 февраль — “Төп нөсхә көне”

Гадәттәгечә 15 нче февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Бары тик шушы көнне генә, елга бер тапкыр гына “Төп нөсхә” көнендә,  шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” тантаналы рәвештә тамашачылар карамагына куела. Көн дәвамында, герой-шагыйрьнең могҗизави рәвештә сакланып калган  шигырьләре язылган куен дәфтәрен күрергә мөмкин.

23 февраль — “Минем өчен иң яхшысы минем ӘТИ”

Ватанны саклаучылар көнен гаиләгез белән бергә үткәрергә чакырабыз. Бу бәйрәм 1918 нче елда Совет Армиясе барлыкка килгәннән соң билгеләп үтелә башлый. Барлык ир-атларга, әтиләргә, бабайларга, малайларга,яшьүсмерләргә музейга керү бушлай.Кадерле ир-атлар,без сезне әниләрегез, иптәшләрегез, гаиләләрегез белән көтеп калабыз.

Март – “Май чабу бәйрәме”

Май чабу – борынгы славяннар бәйрәме. Гаризалар  буенча музейда  күңелле итеп Кышны озату бәйрәме оештырыла. Музейга килегез һәм бу бәйрәмнең тарихы белән танышыгыз. Театральләштерелгән чараларда, төрле уеннарда катнашырга көтеп калабыз. Катнашучылар мастер-класста үз куллары  белән яз символын ясый алачаклар. Кайнар чәй эчеп, коймак ашап, рәхәтләнеп ял итергә менә дигән форсат.

8 март – “Минем үзем өчен…”

Халыкара хатын-кызлар көнендә барлык кунакларны музейга чакырабыз.

Барлык ханым-туташлар, апалар,әбиләр өчен музейга керү бушлай. Кызыклы гына бәйгеләр, мастер-класслар сезнең күңелегезгә хуш килер.

22 март – “Бөтендөнья су көне”

Всемирный день воды

1922 нче елдан башлап  һәр елны дөньяда Су көне билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең максаты – эчә торган суның җитмәвенә игътибарны арттыру, су ресурсларының  кирәклеген раслау һәм аларны дөрес куллану.

Бу көнне сезне күп  кенә кызыклы ачышлар, мастер-класслар  көтә.

1 апрель- Көлке көне

1 апрель Көлке көнендә музейга килегез! Безнең музейда  Бегемот көне үтә. Сезне юмор һәм күңелле сюрпризлар көтә. Кызыклы конкурс-бәйгеләрдә катнашып – музей талисманы – бегемот сувенирын ота алачаксыз. Яңа гыйлемнәр, күтәренке кәеф – бары тик бездә һәм бары тик шушы көндә генә.

1-5 апрель- “Бүләк итү көннәре” акциясе

Музей җыелмаларын тулыландыруга үз өлешен кертергә теләүчеләрне музейда көтеп калабыз. Бүләк итүчеләр ел дәвамында музей белән бушлай таныша алачаклар. Атна дәвамында аларны кызыклы гына акцияләр, экспозиция һәм яңа күргәзмәләр буенча экскурсияләр көтә. Чара 5 апрель көнне “Экспонатлар парады”  һәм бүләк итүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак. Бүләк итүчеләргә музейдан истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

3 апрель- Халыкара кошлар көне

Барлык балаларны да “Ел фасыллары” күргәзмәседә көтәбез. Сезнең өчен кызыклы гына чаралар әзерләдек. “Барлык кошлар да безгә кайталар” дип исемләнгән интерактив уенда укучылар бездән җылы якка очып китүче кошлар турында гына белеп калмыйча, музей фондында  сакланучы кошлар коллекциясе белән дә таныша алачаклар. Уңган-булганнар исә, үз куллары белән кошларга өй ясарга өйрәнәчәкләр. “Кошлар әлифбасы” дип исемләнгән викторинада балалар үзләренең белемнәрен сыный алачаклар.

5 апрель – “Туган көнең белән, музей!”

1895 елның 5 апрелендә киң җәмәгатьчелек өчен Казан шәһәренең фәнни-сәнәгать музее үзенең ишекләрен ача. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы Милли музее исеме белән танылган. Ел саен бу көнне музейда Ачык ишекләр көне уза. Барлык тамашачылар да музей белән бушлай таныша алалар. Моннан тыш,  бик тә кызыклы мәдәни-күңел ачу программасы  әзерләнә. Бәйрәм торты һәм чәк-чәктән  барлык теләүчеләр дә авыз итә алалар.

Апрель – “Библиотөн” – Халыкара акция

Музей ел саен Халыкара “Библиотөн” акциясенә кушыла. Әгәр дә сез музейга килергә һич вакыт таба алмагансыз икән – нәкъ музейга барыр  өчен уңайлы вакыт җиткән – музей төнлә белән эшли. Сезнең өчен “Китап ярминкәсе” узачак. Теләгән һәр кеше үзенең күңеленә хуш килгән китапны сайлый алачак. Без сезгә музей фондында сакланучы иң борынгы китапларны күрсәтеп,  алар турында сөйлиячәкбез.

22 апрель – Халыкара Җир көне

День земли

Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көн җирдә яшәүчеләргә экологик катастрофалар турында искә төшерә. Милли музей хезмәткәрләре әлеге көн уңаеннан мәктәп укучыларына Кызыл китапка кертелгән җәнлекләр һәм үсемлекләр турында сөйлиячәкләр.

6 май – «Байрак – Җиңү билгесе»

Берлинны алуда катнашкан, 280 нче артиллерия полкының 146 нчы укчылар дивизиясенең  хәрби байрагын тантаналы рәвештә   музей фондыннан алып чыгу – әлеге чараның кульминациясе булып тора. Музейның мөхтәрәм кунаклары өчен бәйрәм концерты да оештырыла.

18 май – Халыкара музейлар көне «Музейда төн»

Ел саен Милли музей «Музейда төн» дип исемләнгән акциягә кушыла.

Игътибар! Көндез музейга керү – бушлай, төнлә – түләүле.

Музей кунаклары өчен кызыклы гына программа әзерләнә.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.

Балаларны яклау көнен уздыру музейның күркәм традициясенә әйләнде.

Бу көнне музейның нәни  кунаклары “Ел фасыллары” дип исемләнгән күргәзмә белән танышалар. Әлеге күргәзмәдә безнең республикабызда яшәүче җәнлекләрне һәм кошларны күрергә була.

5 июнь- Экологлар көне

День эколога

Экологлар көне барлык әйләнә-тирә мохитне саклаучы белгечләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең  һәм экологларның профессиональ бәйрәме. Бу көнне музейда туган як табигате белән танышу уңаеннан, безнең якта сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган җәнлекләр һәм үсемлекләр турындагы гыйлемнәрне арттыру йөзеннән мәдәни-гыйльми чаралар үткәрелә.

Июнь – «Сабантуй» бәйрәме

Сабантуй бәйрәмен дуслык бәйрәме дип тә атыйлар. Бу бәйрәм Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәме.

Гаризалар буенча,  ел дәвамында  музей “Сабантуй” дип исемләнгән музей дәресен үткәрә. Ә июнь аенда Казан шәһәренең гомуми белем бирү йортларында  укучы балалар һәм лагерьларда ял итүчеләр өчен махсус  оештырыла.

16 июль – А.Ф. Лихачевның туган көне

Танылган коллекционер, археолог, нумизмат Андрей Федорович Лихачевның бай тупланмасы Милли музейның нигезен тәшкил итә.

Бу көнне кунаклар өчен Лихачев тупланмаларындагы ядкәрләргә нигезләнеп эшләнгән экспозиция буенча экскурсия оештырыла. Шулай ук, аның биографиясен һәм эшчәнлеген яктыркан мультимедиа презентациясе дә күрсәтелә.

30 август – Республика көне

Бу көнне Милли музейның экспозиция залларында  безнең республикабыз тарихына багышланган махсус программа әзерләнә. Әлеге чарада шәһәрнең төрле иҗади коллективлары да катнаша. Кызыклы лекцияләр, музей фондында сакланучы ядкәрләр белән якыннан танышу, экскурсияләр, мастер-класслар һәм башка күп кенә башка чаралар сезнең хәтерегездә озак сакланачак.

1 сентябрь  — «Музейда белем көне»

Дуслар, сезне 1 сентябрь – Белем көнен үткәрергә чакырабыз! Яңа уку елы, дәресләр, өй эшләре һәм билгеләр турындагы уйлар сезне борчымасын. Без сезгә рәхәтләнеп, музейда ничек кызыклы булуы хакында, ә белемне уен аша күңелле итеп туплау мөмкинлеге турында сөйләрбез. 1 сентябрьдән музейда “Беренче сыйныф укучысы” дип исемләнгән акция башланып китә. Музейга кил һәм дусларыңны да чакыр! Беренче сыйныфта укучылар өчен бу көнне һәм сентябрь ае дәвамында  музейга керү бушлай.

4 октябрь – Халыкара җәнлекләрне яклау көне. “Балаларга җәнлекләр турында”

Милли музейда бу көнне балалар өчен экологик бәйрәм үткәрелә. “Җанлы кәгазь” дип исемләнгән мастер-класс вакытында укучылар үз куллары белән “Бәхет кошын” ясый алачаклар. Ә соңыннан “Балаларга җәнлекләр турында” дип исемләнгән викторина оештырыла. Иң зирәкләргә һәм тапкырларга музейдан истәлекле бүләкләр дә тапшырыла.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе – Әниләр көне

Барлык әниләрне һәм балаларны Халыкара аналар көненә багышланган бәйрәмне музейда каршыларга  чакырабыз. Барлык теләүчеләр экспозициядә урын алган ядкәрләр белән таныша алачаклар.  Гаиләгез белән музейга килеп, тулы бер команда булып  квест-уенда катнашырга мөмкин.

Хөрмәтле әниләр, сез һичшиксез бу көндә үзегезне патшабикә итеп тоячаксыз!

Декабр – “Музей базары” – Яңа ел бүләкләре  ярминкәсе

“Музей базары” – ул кызыклы очрашулар, бүләкләр, күңелле уеннар, уникаль мастер-класслар, бик күп тәмле-тәле ризыклар һәм күңелгә ятышлы музыка. Бу көнне без сезнең өчен үтә дә кызыклы программа әзерлибез. Төп мәйданчык булып музей ишегалды санала. Анда төрледән-төрле мастер-класслар, уен-көлке, Чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырылачак. Ә иң мөһиме – һәрбер кеше үзенең якыннарына һәм дусларына Яңа ел бүләкләрен ала алачак. Моннан тыш, коймак белән  кайнар чәй  һәр кешенең  күңеленә хуш килер. Килегез, бездә күңелле булачак!

20 декабрьдән – 10 гыйнварга кадәр  — музейда Яңа ел чыршысы

20 декабрьдән – 10 гыйнварга кадәр  Татарстан Республикасы Милли музее барлык балаларны Яңа ел әкиятенә сәяхәткә чакыра.  Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән  очрашып кына калмыйча, кызыклы тарихи сәяхәткә кузгалачаклар, үз куллары белән Яңа ел уенчыкларын ясарга өйрәнәчәкләр. Бәйрәм тантанасы традицион уеннар, бәйге-конкурслар белән үрелеп, чыршы тирәли әйләнеп, җырлап-биеп узачак. Ә иң ахырдан Кыш бабай барлык музей чыршысында кунак булучыларга үзенең бүләкләрен өйләшәчәк.