Күргәзмә ХIХ гасырның иң зур вакыйгаларыннан, Россия дәүләтенең чит ил баскыннарына каршы аяусыз корәшкән халык батырлыгын һәм тарихи вакыйгаларны чагылдырган 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгына багышлана.
Гроза двенадцатого года1812 елгы ватан сугышы Россия дәүләтенең иң мөһим тарихи вакыйгаларыннан берсе. 1812 елның 12 (24) июнь таңында император Наполеон армиясе Россия территориясенә бәреп керә. Хәрби хәрәкәтләр ярты ел дәвам итә, әмма Ватан сугышы узенең масштабы һәм әлегәчә күрелмәгән халык кутәрелеше белән бөтен илне тетрәндерә. Дәһшәтле сугыш Казан губернасына хәтле килеп җитми, дошман сентябрьдә Мәскәүне басып ала, ә бер айдан Россия гаскәрләренең даими һөҗүме аны узе тар-мар иткән губерналар аша кире чигенергә мәҗбүр итә.
Гроза двенадцатого года

Күргәзмәдә дворян өенең кунак бүлмәсе интерьерын күрергә була. Ул XIX гасырның I чирегенә карый. Интерьерда хужабикә узенең ирен сугышка озата. Ир-кеше 1809 елгы үрнәк белән тегелгэн Казан гарнизоны полкы униформасында.

Стенада картина, өстәл өстендэ француз теленнән тәрҗемә китабы, тәрәзәдә француз пәрдә. Жиһаз ампир стилендэ ясалган.

Якташларыбыз регуляр армиянең күп кенә подразделенияләрендэ батырларча сугыша. 1811 елның көзендә үк Казан гарнизоны полкыннан дүрт рота яңа 27 нче җәяүле дивизияне тулыландыру өчен Мәскәүгә юнәлә һәм сугышларда зур каһарманлык урнәге күрсәтә. Башта алар майор Д.П. Багратионның 2 нче армия составына керә. Казанлылар Красный, Смоленск шәһәрләре, Шевардино авылы янында, Бородино кырындагы бәрелешләрдэ катнаша.

26 августта (7 сентябрь) булган Бородино сугышы Россия армиясенең батырлык, каһарманлык билгесе булып тарихка кереп калды. Багратион ныгытмалары артында урнашкан 27 нче дивизия сугышчылары, француз армиясенең көчле һөҗүменә карамастан, уз позициясен кыю саклый.

Хәрби бәрелешләрдә катнашучылар арасында үз замандашларына билгеле булган Казан дворяннары вәкилләре – П.Л. Толстой, В.П. Молоствов, И.И. Рубанов, В.И. Юшков, бертуган Сергей Федорович һәм Петр Федорович Желтухиннар бар.

Гроза двенадцатого года

1806 елда ирләр киемен киеп хәрби хезмәткә килгән «кавалерист-кыз» Надежда Андреевна Дурова Россиядә беренче хатын-кыз офицер буларак билгеле. Курку белмәс сугышчы кыз Бородино кырында контузия ала, тора-бара М.И. Кутузов орденарецы дәрәҗәсенә ирешә һәм 1813-1814 елларда чит илләрдәге походларда катнаша.

Күргәзмәдә рус һәм француз армиясенең ХVIII йөз ахыры – ХIХ йөз башы сугыш кораллары үрнәкләре, униформа детальләре һәм сугышчан буләкләр тәкъдим ителә.

Зур күәткә ия Наполеон армиясе белән күзгә-күз очрашкач, 1812 елның 6 июлендэ, Россия армиясенә ярдәм итү максаты белән, император Александр I халык ополчениесы оештыру турында указ чыгара. Казан губернасы Тубән Новгород, Пенза, Сембер, Кострома, Вятка губерналары белән беррәтән, өченче ополчение округына керә. Казан ополчениесенең төп өлешен крепостной крестьяннар тәшкил итә. 1813-1814 елларда Европаны Наполеон хакимлегеннән коткару өчен хәрби походларда 3280 сугышчы катнаша.

Сугыш елларында Казан 30 мең качакны кабул итә һәм нәтиҗәдә шәһәр халкы саны ике мәртәбә арта. Әлеге хәвефле чорда Казан ил башкаласының да кайбер вазыйфаларын башкара: импереторның 1812 елның 11 ноябре указы нигезендә Мәскәүнең Сенат департаменты һәм Межа комиссиясе Казанга кучерелә. Казанга, шулай ук Опекун советы, Екатерина һәм Александр кыз балалар институты һәм Император тәрбия йорты эвокуацияләнә.

Гроза двенадцатого года

Казан губернасы халкы дошманны тар-мар итүдә үзеннән зур өлеш кертә. Казанда дары заводы, сукно фабрикасы берөзлексез эшләп тора.

Атлар депосы армияне даими рәвештэ атлар белән тәэмин итә. Сугыш башлану белән, бөтен илдәге кебек Казан губернасында да армиягә акчалата һәм әйберләтә ярдәм оештырыла. Халык зәркән бизәну эйберләре, кыйммәтле металлдан савыт-саба, киндер, корал һәм ат дирбиялэре тапшыра. Казан һәм Вятка губерналарында җыелган иганә җәмгысе 346 мең сум тәшкил итә.

1812 елгы Ватан сугышы Россия мәдәнияты үсешенә зур йогынты ясый. Сугыш вакыйгалары әдәбиятта, музыкада, рәсем сәнгатендә киң чагылыш таба.

Кургәзмәдә рус-француз сугышы чорын чагылдырган Татарстан Республикасы Милли архивы, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фондларыннан уникаль басмалар, документлар, шулай ук шәхси коллекцияләрдән алынган тарихи ядкәрләр урын алды.