4 июль көнне ТР Милли музееның фәнни хезмәткәрләре “Зөя утрау-шәһәрчеге”  тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда “Зөя өязе Гражданнар сугышы елларында” дип исемләнгән күргәзмә ачылу тантанасында катнаштылар.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Н.И. Лобачевский  исемендәге Фәнни китапханә (К(П)ФУ), Татарстан Республикасы Милли архивы белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Күргәзмәдә 1918 елның җәй һәм көз айларында булган вакыйгаларны яктырткан документлар, газеталар, фотографияләр урын алган. Кунаклар күргәзмә ачылу тантанасыннан тыш, музейдагы экспозиция белән дә таныша алдылар.

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ