8 июль көнне ТР Милли музеенда Архангельск шәһәреннән кунаклар булды. “Хәзинәләр картасы. Россия музейлары” проектында катнашучы музей хезмәткәрләре һәм музей педагог-волонтерлары ТР Милли музееның төп экспозициясе буенча  экскурсия тыңладылар.

“Художественная культура Русского Севера” исемле музей оешмасында бик тә кызыклы проект алып барыла икән. “Хәзинәләр картасы. Россия музейлары” проекты кысаларында, Архангельск шәһәреннән коллегалар 2002 елдан алып төрле музейларда булырга өлгергәннәр. Дәүләт Третьяков галериясендә, Дәүләт Эрмитажында, Соловец музей-тыюлыгында, Псков, Ярославль, Ростов, Владимир-Суздаль тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән танышканнар. Чират Татарстан башкаласы – Казан шәһәренә дә килеп җиткән.

Төп максатлары – музей эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек җепләрен ныгыту.

Музей буенча танышканнан соң, кунаклар Милли музейның фәнни хезмәткәрләре белән очраштылар. ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре, “Музей-мәктәп” проекты кураторы Фокеева Ирина Генадьевна үз чыгышында музейга укучыларны җәлеп итү алымнары белән уртаклашты, мәктәпләр белән эшләү юнәлешләре турында сөйләде. Кунакларга “Музей-мәктәп” дип исемләнгән басма бүләк итте. Кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр. Үзләрендә нәшер ителгән китапларны музей фондына тапшырдылар. Шулай ук үзләренә кунакка да чакырып калдылар.

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ