Милли музейда каникуллар

Милли музейда каникуллар

Көтелгән җәйге каникуллар башлануга Татарстан Республикасы Милли музеенда лагерьларда ял итүче балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. Төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен төрледән-төрле уеннар һәм мавыктыргыч бәйрәмнәр оештырыла. 3 июнь көнне безгә Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге ир балалар өчен эшләп килүче лагерьга йөрүчеләр килде. Балалар исламга нигезләнеп халкыбызның бай мирасы белән танышалар. “Халкымның оста куллары: татар … Алга таба укырга »
Архангельск шәһәреннән кунаклар Милли музейда

Архангельск шәһәреннән кунаклар Милли музейда

8 июль көнне ТР Милли музеенда Архангельск шәһәреннән кунаклар булды. “Хәзинәләр картасы. Россия музейлары” проектында катнашучы музей хезмәткәрләре һәм музей педагог-волонтерлары ТР Милли музееның төп экспозициясе буенча  экскурсия тыңладылар. “Художественная культура Русского Севера” исемле музей оешмасында бик тә кызыклы проект алып барыла икән. “Хәзинәләр картасы. Россия музейлары” проекты кысаларында, Архангельск шәһәреннән коллегалар 2002 елдан алып … Алга таба укырга »
ТР Милли музее хезмәткәрләре  “Зөя утрау-шәһәрчеге”  тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда

ТР Милли музее хезмәткәрләре “Зөя утрау-шәһәрчеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда

4 июль көнне ТР Милли музееның фәнни хезмәткәрләре “Зөя утрау-шәһәрчеге”  тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда “Зөя өязе Гражданнар сугышы елларында” дип исемләнгән күргәзмә ачылу тантанасында катнаштылар. Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Н.И. Лобачевский  исемендәге Фәнни китапханә (К(П)ФУ), Татарстан Республикасы Милли архивы белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Күргәзмәдә 1918 елның җәй һәм көз … Алга таба укырга »
Бауман урамында җәяүле экскурсия

Бауман урамында җәяүле экскурсия

28 июнь көнне Бауман урамы буйлап җәяүле экскурсия үткәрелде. Экскурсиядә катнашучылар әлеге урамда урнашкан биналар белән якыннан танышып, аларның барлыкка килү тарихы белән бик тә кызыксындылар. Бауман урамы – Казан үзәгендә урнашкан җәяүле урам. Төрле елларда ул Ногай улы, Проломная, Зур Проломная, дип йөртелә. Элек Бауман урамында трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар да йөргән. Бүген җәүлеләр генә … Алга таба укырга »
Гөрләде мәктәпләрдә Сабантуе…

Гөрләде мәктәпләрдә Сабантуе…

Сабантуе  - татар халкының гына түгел, хәзер инде җир шарындагы барлык илләрдә дә яратып үткәрелә торган күңелле бәйрәм. Аны язгы чәчүләр тәмамалангач үткәрә торган булганнар. Башта халыктан балалар азык-төлек җыеп, аннан ботка пешереп тирә-юньдәгеләрне сыйлаганнар. Йорт хуҗалары  бәйрәм алдыннан йорт тирәсен тәртипкә китергәннәр. Ир-егетләр  үзара ат чабышлары уздырганнар. Ә инде бәйрәмнең икенче өлеше мәйданда дәвам  … Алга таба укырга »
Музейга “Рәхмәт хаты”

Музейга “Рәхмәт хаты”

23 июнь көнне Камал театрында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды эшли башлауга 10 ел тулуга багышланган кичә узды. Әлеге чарада хәйрия фондына ярдәм итүче иганәчеләрне дә бүләкләделәр. Татарстан Республикасы Милли музеена “Ярдәм” фонды һәм Казан шәһәре “Ярдәм” мәчетенең  инвалидларны тернәкләндерү эшчәнлегендә күрсәткән хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Сезнең илебез һәм халкыбыз өчен башкарган эшләрегез, … Алга таба укырга »
Шигърият бәйрәме

Шигърият бәйрәме

Бүген ТР Милли музее хезмәткәрләре рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 215 ел тулуга һәм Рус теле көненә багышлап, Шигърият бәйрәмендә катнаштылар, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Әлеге бәйрәм тантанасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Шулай ук чәчәкләр кую тантанасында ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары … Алга таба укырга »
Сабантуй

Сабантуй

Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй татарларның гына түгел, илебездә яшәүче башка халыкларның да яраткан бәйрәменә әйләнде. Элек-электән Сабантуй язгы кыр эшләре башланыр алдыннан – апрель ахырында, ә бүгенге көндә кыр эшләре тәмамлангач июнь аенда үткәрәләр. Татарстан Республикасы Милли музеенда быел да мәктәп балалары өчен Сабантуй ярышлары башланып китте. Бер ай дәвамында укучылар үзләренең көчләрен … Алга таба укырга »
Татарстан Республикасы Милли музеенда “Библиотөн”

Татарстан Республикасы Милли музеенда “Библиотөн”

26 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеенда икенче тапкыр “Библиотөн” дип аталган акция узды. Музейга килүчеләр “Китап ярминкәсе” белән таныштылар. Үзләренә ошаган китапны сатып та алырга мөмкиннәр иде. “Балаларга китап” дип исемләнгән Смартмоб та үз эшен дәвам итте. Көн дәвамында музейга балалар китабын алып килүчеләр өзелеп тормады. “Кунак ашы – кара каршы” дигәндәй, китап алып килүчеләр … Алга таба укырга »