Шигърият бәйрәме Шигърият бәйрәмеБүген ТР Милли музее хезмәткәрләре рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 215 ел тулуга һәм Рус теле көненә багышлап, Шигърият бәйрәмендә катнаштылар, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Әлеге бәйрәм тантанасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Шулай ук чәчәкләр кую тантанасында ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская һәм төрле ведомство вәкилләре катнашты.

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ