Көтелгән җәйге каникуллар башлануга Татарстан Республикасы Милли музеенда лагерьларда ял итүче балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. Төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен төрледән-төрле уеннар һәм мавыктыргыч бәйрәмнәр оештырыла.

3 июнь көнне безгә Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге ир балалар өчен эшләп килүче лагерьга йөрүчеләр килде. Балалар исламга нигезләнеп халкыбызның бай мирасы белән танышалар. “Халкымның оста куллары: татар халык һөнәрләре” күргәзмәсе белән танышып кына калмыйча, каллиграфия буенча мастер-класс оештырылды. Музейга килүчеләр үз исемнәрен гарәп телендә язып карадылар һәм Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланучы борынгы китапларны карадылар.

 Каникуллар дәвамында Татарстан Республикасы милли Музее лагерьларга йөрүче балаларны “Сабантуй” бәйрәменә һәм “Идел буе чишмәләре” мәдәни-белем бирүче программага чакыра. Шулай ук музей хезмәткәрләре әлеге чаралар белән мәктәпләргә һәм лагерьларга үләре дә чыгып йөри. Бу уенч-чаралар Идел буенда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калуга юнәлтелгән.

Музейга чакырап калабыз!

ТР ММ матбугат үзәге: +7(843) 292-32-18

Телефон аша язылу өчен: +7 (843) 292-89-84

Безнең адрес: Казан шәһ., Кремль ур., 2 йорт

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ