1 апрель Көлке көнендә Милли музейда бик тә үзенчәлекле һәм кызыклы “Бегемот көне” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Музей бинасын бегемот белән исемләү, Милли музейның халык арасында “Бегемот” дип аталган сәүдә йорты бинасында урнашуы белән бәйле.

Музейга килүчеләр “Муззей талисманы: Кунак сарае – Бегемот” дигән күргәзмә белән дә таныша алдылар. Монда “Kinder Surprise” сериясендәге бегемот уенчыклар, китаплар, сувенирлар, кул эшләре белән танышырга мөмкин иде.

Милли музейда “Бегемот көне”
Милли музейда “Бегемот көне”
Милли музейда “Бегемот көне”

Шулай ук, балалар шаян викторинада, музей экспозициясе буенча уен-экскурсиясендә катнаштылар. 1 апрельдән “Музей бегемоты” талисманына бәйге дә игълан ителде. Конкурста рәссамнар, халык һөнәрләре осталары һәм, гомумән, теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгегә эшләр ел дәвамында кабул ителәчәк. Киләсе 2015 нче елның 5 апрелендә, Милли музейга 120 ел тулуны билгеләп үткәндә конкурска йомгак ясалачак.

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ