Кырпы балыгын реставрацияләү тәмамланды112 ел дәвамында музей залын бизәгән  танылган кырпы балыгын реставрацияләү эше тәмамланды. Әлеге үтә сирәк экспонатларның Казан шәһәре музеена Император Сарае тарафыннан бүләк ителүенә дә шактый еллар узган. Беренче көннәреннән ук ул экспозиция залларында үзенең лаеклы урынын тапты һәм зоологик коллекциясенең  мәрҗәненә әверелде. Мондый зур экземплярны хәзер музейларда гына түгел, хәтта табигатьтә дә очрату мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.

1987 елда булган истәлекле янгынга кадәр әлеге балыкны күрергә Россиянең төрле почмакларыннан киләләр иде. Озак еллар дәвамында балык карачкысы махсус витринада түгел, ә ачык рәвештә күрсәтелде. Казан университетының Зоология музее таксидермисты Я.П. Коксин 1932 һәм 1948 елларда, Ю.Д. Балясов 1961 һәм 1972 елларда реставрация эшләре алып бардылар. Ә 2002 елда Санкт-Петербургтагы зоология музееның таксидермист-реставраторы Ю.В. Стариков чакырылган иде.

Быел да Юрий Владимирович Стариков кырпы балыгын реставрацияләү эшенә алынды. Әлеге өлкәдә аның кебек квалификацияле белгечләр бөтен Россия буенча бик сирәк. Ю.В. Стариков үзенең һөнәри осталыгын Европаның иң эре музейларында туплый, зур халыкара конференцияләрдә һәм экспедицияләрдә катнаша. Белгечнең эшләре Европаның эре музейларын бизи. Тиздән ул реставрация үткәргән кырпы балыгының карачкысы  Милли музейның үзәк урынын алып торачак. Шәһәребездә, җөмһүриятебездә яшәүчеләр үзләренең яраткан экспонаты – кырпы балыгын тиздән музейда күрә алачаклар. Шуңа күрә яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ