Экспозиция Казан һәм Казан губернасы тарихының иң мөһим чорларын чагылдыра. Петр I идарә иткәндәүзгәртеп корулар, Екатерина II чорында мәгърифәт үсүе, Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесе, Казанның Татар бистәләренең социальэкономик үсеше, губерна һәм шәһәр идарә итү системасытемалары экспозициядә ачык яктыртыла.

Казанская губерния в XVIII веке

Төбәкнең тарихы Россия тарихы белән берлектә куелган. Дворяннарның һәм шәһәр югары катлауларныңкөнкүреш мәдәнияте темасы аерып күрсәтелгән. Көмеш, пыяла, фарфор, бакыр, бронзадан ясалган әйберләр бу чор югары катлауларның бай һәм бәйрәмчә яшәүләрен раслыйлар.

XVIII гасырның I яртысында Россия дәүләте тормышның барлык өлкәләрендә дә тамырдан үзгәрешләр кичерә.

Казанская губерния в XVIII веке

1708 нче елгы Указ буенча Казан губернасына Әстерханнан Түбән Новгородка кадәр, төньякта Вяткаҗирләренә кадәр, көнчыгышта Урал һәм Себергә кадәр җирләр кергән.

1714 нче елда Петр I нең йон мануфактуралары төзү турындагы указы буенча Казанда сукно мануфактурасына («йон заводы»), 1718 нче елда Казан адмиралтействосына нигез салына.

1722 нче елда Петр I Казанга килә. Ул сәүдәгәр И.А. Михляев йортында туктала. Экспозициядә бу бинаныңмакеты, Петр I килү хөрмәтенә төзелгән Петропавловск соборы литографиясе, потир (соборга И.А. Михляев бүләк иткән хәзинә) куелган.

Казанская губерния в XVIII веке

XVIII гасырның I яртысындагы үзгәртеп корулар Россиянең европалашуына китерә. Реформалар яңа административ система кертүгә, даими армия һәм флот булдыруга, мәгариф һәм мәдәниятнең үсешенәюнәлдерелгән була.

XVIII гасырның II яртысында Россиядәге үзгәртеп корулар Екатерина II идарә итүе белән бәйле. 1760 – 1780 нче елгы реформалар илнең административ – сословие бүленешен үзгәртәләр. Казан губернасы территориясе кечерәя һәм 13 өязгә бүленә.

Казанская губерния

Казанда Дары заводы эшли башлый, күп заводлар һәм мануфактуралар үсә. Алар белән Осокиннар,Үтәмешевләр, Юнысовлар җитәкчелек итүе билгеле.

1767 нче елда Екатерина II Идел елгасы буйлап сәяхәткә чыга һәм Казанда туктала. Бу вакыйгага бәйле XVIIIгасыр уртасына караган уникаль истәлек – дворян каретасы.

Казанская губерния в XVIII веке

Карета имән, каен, юкә һәм нарат агачларыннан эшләнгән. Каретаның ике урынлы артлы көймәсе сиртмәвазыйфасын үтәүче күн каешларда иркен урнашкан. Каешларның тартылуы, юлның өске йљзенђ бәйле рәвештә, каретаның көймәсе артында түбәнге басмада басып баручы ялчы тарафыннан махсус тимер ачкычлар ярдәмендә көйләнә. Алдагы югары урын ат тотучы өчен, артта ялчы өчен урын. Арткы тәгәрмәчләрнеңдиаметры 180 см., алгыларыныкы – 60см. һәм алтын йөгертеп бизәлгән.

Ачык колориты белән аерылып трган рәсемнәр XVIII гасырның I яртысына карый.

Казанская губерния в XVIII веке

Артлы тимер мифологик эчтәлектәге 4 рәсем белән бизәлгән: ишектә икәү – Зевс һәм Нептун, Зевс алдында Венера; берәү арткы стенада – Нептунның зур экипажы, алда берәү – Нептун көймәсе.

Патшабикә шәһәрдән киткәндә каретаны Казан һәм Зөя архиепискобы Вениаминга бүләк иткән дип саныйлар. 1890 нчы елда Казанда үткәрелгән Бөтенроссия фәннисәнәгать күргәзмәсендә бу карета куелган. Күргәзмәдән соң шәһәр Думасы Казан шәһәр музеена тапшырган. Күп еллар буе карета музейның тарихи экспозициясендәторды. 1988 – 2003 елларда каретаны реставрацияләделәр. Бүгенге көндә карета иң әһәмиятле һәм уникаль экспонатларның берсе булып тора.

Казанская губерния в XVIII веке

1773 – 1775 елларда Казан төбәгендә Е.И. Пугачев җитәкчелегендәге восстание була. Восстаниедә Россиянеңбик куп халыклары катнаша.

Миллидини сферада көчләп христианлаштыру сәясәте диннәргә тигез карау белән алышына. 1760 нчы елларда Казанда таш мәчетләр төзелә башлый. Шәһәрнең татарлар яши торган территориясе зурая – Яңа һәм Иске Татар бистәләре үсә. 1781 нче елда Казанда татар бистәләренең шәһәр ратушасы – үзидарә органы барлыкка килә.

XVIII гасырның II яртысында мәдәният чәчәк ата. 1759 нчы елда Казанда Беренче ир балалар гимназиясе ачыла. Гимназиянең дворян һәм башка катлау балалары өчен аерым бүлекләре була.

Губерна үзәге буларак Казанның әһәмияте арта. 1782 нче елда Казанның яңа генераль планы раслана. Бу план буенча шәһәр урамнары геометрик төгәллек алалар, таш биналар күбәя.

Казанская губерния в XVIII веке

Казан төбәгендә мәшһүр Россия шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Г.Р. Державин туган. Тормышының һәм иҗатының иң мөһим чорларын дәүләт эшендә үткәргән Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләре белән бәйле. Ләкин безнең күренекле якташыбызның Казан төбәгендә үткәргән балачак һәм яшьлек еллары аныңшагыйрь һәм гражданин булып формалашуында зур роль уйный.

Гавриил Державин беренчеләрдән булып 1759 – 1762 нче елларда Казан ирләр гимназиясендә укый.

Экспозициядә Г.Р. Державинның мемориаль әйберләр коллекциясе куелган. Алар: шагыйрьнең Петербургтагыөендәге кабинетыннан язу өстәле, кәнәфие, кара савытлы язу приборы. Кабинет җиһазлары Г.Р. Державинныңдусты һәм туганы Н.А. Львов эскизы буенча Петербург остасы Иоганн Гратц тарафыннан 1792 нче елда кызыл агачтан эшләнгән. Бу җиһазлар шагыйрьнең теләкләре буенча эшләнгән булырга тиеш. Шагыйрь үзенең күп вакытын язу өстәле артында үткәргән. Шуңа күрә дә кәнәфи һәм язу өстәле уңайлы һәм техник җайланмалар белән эшләнгән. Бу әйберләр Казанга 1846 нчы елда кайтарылган һәм 100 елга якын университетта сакланган.

1934 нче елда мемориаль комплекс Татарстан Республикасы Узәк музеена (хәзерге ТР Милли музее) тапшырыла. 1894 нче елда А.Ф Лихачев тупланмаларыннан Г.Р. Державинның алтын кесә сәгате керде. Сәгать Англиядә эшләнгән, эмаль савыты бар.

1894 нче елда рәссам С. Тончи эшләгән Г.Р. Державинның портреты һәм үзе яшәгән чорда басылып чыкканәсәрләр җыентыгы музейга бүләк ителде.