Золотые руки мастеров: народные промыслы татар

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Унган халкымның оста куллары: татар халык һөнəрлəре» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Күргәзмә үзенең эшен яңа – Россиядә мәдәният елы дип игълан ителгән — 2014 елга аяк басканда башлый.

Татарлар арасында һөнәрчелекнең үсешенә алар яшәгән географик җирлек, ислам динен кабул итү һәм аның таралуы, мөселман һәм көнчыгыш традицияләре, Идел буендагы башка халыклар белән тыгыз этник һәм мәдәният бәйләнешләре тәэсир иткән.

Гасырлар дәвамында татар халкының милли һөнәрләре булып зәркәнчелек һәм укалап чигү, күн мозаика, элмә һәм кыстырып тукучылык, агач сырлау һәм киез басу торган. Буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрне яктырткан һәм узган гасыр осталары тарафыннан башкарылган эшләнмәләр киләчәктә үзләренең оригинальлекләре һәм популярлыклары белән танылып төрле һөнәрләрнең үсешенә юл ачкан.Золотые руки мастеров: народные промыслы татар

Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасында татар осталарыннан калган күпсанлы эшләнмәләр һәм кораллар тупланмасы саклана. Аларның күбесе традицион һөнәрчелекнең буыннан-буынга бирелеп килгән осталык серләрен гәүдәләндерәләр. Яңадан-яңа әсәрләр тудырган оста узган буыннар тәҗрибәсенә таянган, шул ук вакытта үзенең үзенчәлекле үрнәкләрен тудырырга тырышкан.

Бүгенге көндә Татарстанда халык сәнгать кәсебләренең традицияләре яңарыш чоры кичерә. Халык осталары электән килгән формаларны һәм милли орнамент, традицион алымнарны кулланып хәзерге көнкүреш һәм сәнгать зәвыкларына туры килгән сәнгать әсәрләре тудыралар.

Күргәзмәдә XIX-XX йөзләргә каЗолотые руки мастеров: народные промыслы татарраган һөнәрчелек һәм кәсебчелек үрнәкләрен һәм бүгенге осталарның эшләнмә
ләрен күрергә мөмкин. Алар арасында – Луиза Фәсхетдинова тарафыннан башкарылган бәрхеткә ясалган картина, Софья Кузьминых, Илдус Гайнетдинов, Наилә Кумысникова кебек күн мозаикасы осталарының нәфис эшләнмәләре урын алган.

Күргәзмә авторлары аның музей кунаклары хәтерендә эчтәлеге белән генә түгел, ә интерактив зоналары белән дә калыр дип өметләнә. Күргәзмәдә укалап чигү, күн мозаикасы, агач сырлау, каллиграфия буенча мастер-класслар, шулай ук “Мы за чаем не скучаем”, “В гостях у печки” кебек музей чаралары, “Җанлы экспозиция” интерактив театральләштерелгән экскурсияләр планлаштырыла.

Редакция-нәшрият бүлеге – 292-32-18

 

Редакционно-издательский отдел – пресс-служба: 292-32-18

Отдел вещевых источников: 292-67-09