Татарстан Республикасы Милли музеенда”Билгесез Бөек сугыш. 1914-1918” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Беренче Бөтендөнья сугышы (1914 елның 28 июле — 1918 елның 11 ноябре) — кешелек тарихындагы иң киңмасштаблы кораллы конфликтларның берсе. Замандашлары аны “Бөек сугыш”, “Зур сугыш”, шулай ук “герман сугышы” дип искә алалар. “Беренче Бөтендөнья сугышы” термины 1939-1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышыннан соң килеп керә.

Беренче Бөтендөнья сугышында 38 дәүләт катнаша. Сугыш тәмамланганнан соң Русия, Алмания, Австро-Венгрия, Госманлы кебек империяләр дөнья картасыннан юкка чыга. Гаять зур югалтуларга һәм әйтеп бетергесез күп корбаннарга карамастан, Бөтендөнья сугышы Россия өчен, революция һәм гражданнар сугышы фонында, күп дистә еллар дәвамында «билгесез» булып кала килде.

«БИЛГЕСЕЗ БӨЕК СУГЫШ» күргәзмәсе музей коллекцияләре, архив документлары һәм замандашлары истәлекләренә нигезләнеп Казан губернасы халкының Ватанны саклауга керткән өлешен яктыртуны, сугыш кырында һәм тылда батырларча көрәшкән якташларыбызның онытылган исемнәрен һәм батырлыкларын кире кайтаруны максат итеп куя.

Республиканың әлеге сугыш белән бәйле иң зур җыелмасы ТР Милли музее фондларында саклана. Сугыш елларында ук музейга рус, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар тарафыннан сугыш кырыннан алып кайтылган трофей кораллар һәм көндәлек әйберләре килә башлый. Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы, коллекционер генерал-майор Ф.И. Сурин музейга улы подпоручик А.Ф. Суринның 1915 елда Перемыш янындагы сугыштан сакланып калган әйберләрен, шул исәптән трофей кораллар бүләк итә. Совет елларында сугыш чоры экспонатлары 1917-1918 еллар революциясе вакыйгалары белән бәйләп туплана. 2013-2014 елларда Зәй районы тарихын өйрәнүче Р.Ә. Мартынова-Дәүләтбаева Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан утыздан артык якташының фотосурәтләрен бүләк итә.

Сугыш елларында Казан губернасы меңләгән солдат һәм ополченецны фронтка озата, армияне һәм флотны көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Казан хәрәкәттәге армия өчен хәрби частьләр оештыручы иң әһәмиятле пунктларының берсе була. 1914-1917 елларда Казан хәрби округы фронтка 300 меңгә якын солдат озата. Биредә формалашкан корпуслар һәм дивизияләр Днестрда Галичны азат итүдә, Перемышл камалышында, Карпат һәм Венгрия сугышларында, 1916 елның май-июль айларында танылган Брусилов камалышын өзүдә катнашалар.

Сугыш һәм окоп тормышының авыр көннәре күргәзмәдә солдат һәм офицерлар көндәлек кулланган әйберләр, салкын һәм утлы корал үрнәкләре, радиоэлемтә чаралары, фотоальбомнар һәм фронт хатлары, күбесе сугыш кырында ятып калган солдат һәм офицерларның фотосурәтләре ярдәмендә күрсәтелә.

Гомуми патриотизм һәм җәмәгатьчелек арасында барган хәрәкәтләр турында төсле плакатлар һәм открыткалар, җәмәгать оешмаларының эшчәнлеге белән бәйле документлар сөйли. Казан губернасы халкы фронтка акча, азык-төлек җыя, армия ихтыяҗлары өчен җылы киемнәр әзерләү белән ярдәм итә.

Беренче Бөтендөнья сугышы бөтен Русия өчен җитди сынау була, күп буыннарның язмышын тарката. Казан дворяннары Боратынскийлар тарихы ул еллардагы интеллигенция өлешенә төшкән сынаулар һәм югалтуларны, рухи эзләнүләрне тулысынча яктырта.

Күргәзмәгә рәхим итегез!